Әгерҗелеләрне чаңгы юллары көтә

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

11 февральдә әгерҗелеләр дә “Татарстанның чаңгы юллары“ акциясенә кушылалар. Бу көнне “Орешник“та район күләмендә ГТОның кышкы фестивале, ә авыл җирлекләрендә чаңгы ярышлары уздырыла.

Чаңгы юлларына чыкканчы түбәндәгеләрне эшләү мөһим:

1.     “ГТО“ сайтында теркәлергә һәм шәхси номер булдырырга.

2.     Табибтан белешмә алырга.

3.     Чаңгы алып килергә.

Чаңгыда узышырга теләгән һәркемне “Орешник“ка керү юлында каршы алалар. Өлкәннәрне теркәү сәгать 10да башлана. Ярышка старт 10.30 сәгатьтә бирелә. Мәктәп укучылары өчен узышлар сәгать 12дә башлана.

Белешмәләр өчен телефон: 23421, 89600588729.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International