Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе дә имтихан тапшырды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында  Әгерҗенең 2нче мәктәбендә 13 ата-ана рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Аларга  биремнәрне үтәү өчен 40 минут вакыт бирелде.

–       40 минут вакыт бу кадәр биремнәрне эшләп бетерер өчен бик аз, – диделәр әти-әниләр. Кайберләре биремнәрнең катлаулы бирелешенә басым ясадылар. Ничек кенә булмасын, күбесе 15 биремне дә башкарып чыккан.

–       Мин иншаны да яздым. Бәлки, ул БДИ таләпләренә туры килеп тә бетмидер. Мәктәптә укыганда да инша язарга бик яратканлыктан, әлеге биремне бик теләп башкардым, – диде Андрей Авдеев.

–       Тиздән бу урынга минем кызым Александра утырачак һәм БДИ тапшырачак. Мин бүген аның роленә кереп карадым. Аларга бу биремнәр таныш бит. Шуңа үтәү авыр булмас дип уйлыйм. Ә, гомумән алганда, имтихан биреп карау миңа бик ошады, – диде Әгерҗедән Гөлнара Зудова.     

Имтихан нәтиҗәләрен ата-аналар инде бүген үк беләчәкләр.

–       Аларны үзегезгә хәбәр итәрбез, – диделәр оештыручылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International