Әгерҗедәге яңа йорт хуҗаларының өйсез калу ихтималы да бар

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бу фотодагы йортларны күпләр танып алгандыр. Алар Иж-Бубыйдан Әгерҗегә керү уңаенда урнашкан. Тик күп кенә йортларның хуҗаларына карата дәгъва бар. Бу  хакта милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Павел ЛУКШИН белән әңгәмә корабыз.

–       Павел Алексеевич, әлеге йортларның хуҗаларын, иң беренче чиратта, нәрсә турында кисәтәсегез килә?

–       Иң беренче итеп, җир участокларын арендага алучыларга мөрәҗәгать итәмАренда килешүе срогы тәмамлануны күз уңыннан ычкындыра күрмәгез. Әйтик, әгәр аренда срогы 20 февральдә чыга икән, димәк, 19 февраль – килешү озайтуның соңгы көне.

–       Әгәр бу турыда кешенең бер ай йә бер ел узгач кына исенә төшсә, нишләргә?

–       Әгәр бер атнага гына соңга калса да, ул кешенең хәтта яңа йортын югалту куркынычы бар.

–       Ничек була инде ул?

–       Бу төзелеш объектын йә төзелеп бетмәгән объектны аренда срогы чыкканчы теркәргә өлгермәүчеләргә кагыла. Менә шул чакта күпләр күз яшен түгә, безне сүгә башлый. Тик закон шулай кушкач, без берни дә эшли алмыйбыз.

–       Бу очракта нишләп була соң?

–       Безгә гомуми нигездә әлеге җир участогын элеккеге арендаторына тәкъдим итәргә генә кала. Ягъни палата газетага аукцион турында игълан бирә.

Аукцион вакытында аренда түләвенең еллык бәясе дә тәкъдим ителә. Кем белә, бәлки, икенче берәүнең нәкъ менә шул участокны алырга теләге бардыр. Мондый очракта ул күбрәк бәя бирергә һәм аны сатып алырга да мөмкин. Участок белән бергә, әлбәттә, ул андагы объектны да сатып ала. Ә соңыннан төзелеш объектын терки.

Комиссиянең беренче булып гариза бирүчегә, ягъни беренче арендаторга өстенлек бирергә хокукы бар барын. Тик моның өчен арендаторның  аренда түләвен ай саен вакытында түләп барган булуы шарт.

–       Ә бурычлылар күпме соң?

–       1 январьга арендаторларның бурычы 9,5 миллион сумга җиткән иде. Алар арасында айлар, хәтта еллар буе түләүмәүчеләр дә бар. Иртәме, соңмы аренда түләвен барыбер түләргә туры киләчәк. Чөнки алар төзелгән йортларын рәсмиләштерә алмаячаклар. Әгәр бурычлары бар икән, закон нигезендә без документ бирә алмыйбыз. Ул очракта аларга аренда түләвен дә, пенины, суд чыгымнарын да түләргә туры киләчәк.

–       Бурычлылар белән ничек эшлисез?

–       Физик затлар буенча мировой судка фәрман чыгару турында гариза язабыз. Ә юридик затларга башта дәгъва юллыйбыз. Әгәр алар моңа битараф кала икән, арбитраж судына гариза язарга туры килә. Яңа елда 15 претензия, 8 суд приказы яздык инде.

Быелдан башлап шартлар тагын да кырыслана. Хәзер аз гына вакыт түләмәүчеләргә дә җавап бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә килешүләргә ешрак күз салырга тырышыгыз.

Җир участогын арендага алырга җыенучыларга да әйтер сүзебез бар. Килешү төзегәнче, финанс мөмкинлекләрегезне дә, вакыт ягын да чамалагыз.

Белешмә:

РФ Җир кодексы нигезендә гражданин йә юридик зат җир участогын арендага алу турында  яңа килешүне түбәндәге шартлар үтәлгәндә төзи ала:

–       яңа килешү төзү турындагы гариза элек төзелгән гариза срогы чыкканчы бирелгән;

–       элек төзелгән килешү өзелмәгән;

–       икенче бер затның җир участогын алуда аерым законлы хокукы юк;

–       яңа килешү төзү вакытында участокны сәүдә уздырмыйча гына тәкъдим итү өчен закон буенча каралган нигез бар.

Төзелеп бетмәгән объект урнашкан җир участогын сәүдә уздырмыйча гына арендага бирү бер тапкыр гына, әлеге объект төзелешен ахырга җиткерү өчен бирелә.

Екатерина САМСОНОВА.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International