Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева ир-ат эшләрен яратып башкара

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

“Әти мине “улым туа” дип көткәнгә микән, кечкенәдән малайлар белән күбрәк аралаштым. Хәзер дә ир-ат эшен яратып башкарам”, – ди Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара НИКОЛАЕВА. 

–       Әле дә хәтеремдә: мәктәптә укыганда шаян, укытучыларны тыңламый торган малайларны “тәртипкә утырту” өчен парта астына төшеп булса да бер-ике тапкыр “кундырып” алу җаен эзли идем. Менә шулай кечкенәдән тәртип урнаштырырга яратам, – дип елмая Тамара Сергеевна.

Бу гадәт кечкенәдән канына сеңгәнгәдер инде, гомере буе “тәртип урнаштыру белән бәйле” һөнәрләр башкарырга туры килә аңа. Унбер ел Сарсак-Омга лицеенда директор булып эшли.

–       Кулга чүкеч тә, балта да алырга, штукатур-маляр да булырга туры килде ул елларда. Сүз таңламый торган укучыларны бераз тәртипкә кертү өчен кырыслык күрсәткән чаклар да булды, – дип искә ала.

Аннан соңгы елларда район мәгариф идарәсе начальнигы, авылда балалар бакчасы мөдире булып эшләгәндә дә “монысы – ир-ат эше” дип тормый, кирәк урында шөребен дә бора, кадаклап та куя ул. Моннан ике ел элек авылдашлары, аңа ышаныч белдереп, авыл җирлеге башлыгы итеп сайлап куйгач та, күнегелгән гадәт буенча, авылда тәртип урнаштыру эшенә керешә.

–       Бу эшләрнең берсен дә ялгыз гына башкару мөмкин түгел, әлбәттә. Минем янәшәмдә һәрвакыт ышанычлы коллектив, фикердәшләр булды. Хәзер авыл җирлегендә эшләгәндә генә ир-ат кулы җитмәве үзен сиздерә. Чөнки бары тик ирләр генә башкара алырдай эшләр дә бар бит әле. Әйтик, тракторга утырырга иде дә урамнарны кардан чистартырга чыгып китәсе иде, – дип уфтана.

Тракторны  иярләмәсә дә, машина йөртү таныклыгын алуына12 ел инде аның.

–       Ирем вафат булганнан соң шоферлык правасына укырга туры килде, – ди.

Ә менә мотоциклны яшүсмер чагыннан бирле йөртә. 

–       Авыл җирендә мотоциклсыз – ике кулсыз кебек бит ул. Абзарында малы булган кеше мотоциклсыз яши алмый. Печән алып кайтырга кирәкме, урманга җиләк-гөмбәгә барыргамы – утырасың да чыгып китәсең.  Ә мотоблокны хәзер авылда һәркем йөртә белә торгандыр инде. Мин дә еш утырып чыгып китәм аңа, – дип дәвам итә.

Чалгы белән печән чабарга яратуын да яшерми.

–       Болында тирләп-пешеп печән чапканда бөтен дөнья мәшәкатьләре онытыла, – ди.

Бервакыт мич тә чыгарып карый, анысын да булдыра.

Тик Тамара Сергеевнаны бары тик ирләр эше генә башкарырга ярата икән дип уйлап ялгыша күрмәгез. Һәр хатын-кызныкы кебек үк, аның да күңелендә матурлыкка омтылу яши. Гүзәл затларга йөкләнгән эшләрне дә зур осталык белән  башкара ул. Улы Иван белән кызы Аленаның яраткан әнисе дә. Яшелчә бакчасында ниләр генә үстерми?! Җиләк-җимеш бакчасындагы дистәләгән алмагачы да язларын шау чәчәккә күмелә. Ә өендә берсеннән-берсе матур гөлләр үсә.

–       Баштарак чәчәксез гөлләр үстерә идем, хәзер чәчәклеләре күбрәк ошый, – ди.

Димәк, хатын-кыз эшендә дә тәртип ярата авыл башлыгы.    

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International