Бүген район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Әгерҗедә яшәүче Мария Яковлевна Гончарованы 100 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар.
Мария түти Барҗы-Пельга авылында туып үскән.
– Мин гомер буе эшләдем дә эшләдем. Авылыбызда кирпеч заводы бар иде. Шунда көне буе кирпеч сукканнан соң төнгә ачлы-туклы хәлдә басуга көлтә бәйләргә китә идек. Иртән аннан кайтабыз да яңадан заводка. Ничек түзгәнбездер ул чакларда?! Бер телем икмәккә тилмергән еллар иде бит ул, – дип искә алды Мария түти. Менә шул авыр заманнардан күңеленә тирән уелып калгангадыр инде, табында аның өчен иң зур байлык – икмәк.
– Әни кайчак коры ипи ашап утыра. Ул: “Их, тәмле дә соң инде кара икмәк!“ дигәндә күзләргә яшьләр килә, – диләр балалары.
Мария түти әле дә шаяртып сөйләшә, ә хәтере – күпләр сокланырлык.
– Без күп чакта берәр нәрсәне истә тотарга кирәк булганда әнигә әйтеп куябыз. Чөнки безне хәтердә тормый, ә әнинең һәрчак исендә, – диләр якыннары.
– Әниегезне саклагыз, исән чагында ул күргәннәрне ешрак сөйләтегез. Бу – безнең тарих бит, – диде район башлыгы.
– Бик кадерлибез, яратабыз әнине. Безнең өчен олы бәби инде ул, – диделәр моңа каршы балалары, бер гасырлык тормыш юлы үткән әниләренә ягымлы караш ташлап.