25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне

2017 елның 25 марты, шимбә

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.

Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район данын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Республика бәйгеләрендә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез, төрле милләт халыкларының традицияләрен ачып бирәсез.

Районыбызда бәйрәмнәр уздыру, яңа проектлар уйлап табу, яшь талантларны барлау буенча да күп эш башкарыла. Соңгы елларда кечкенә авылларда һәм Әгерҗебездә мәдәни учаклар сафка басу сезгә яңа идеяләрне тормышка ашыруда мөмкинлекләр ачты.

Бар гомерен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган ветераннар, әлеге йөкне үз җилкәсендә тартучы хезмәткәрләр, сәхнә тормышы белән кайнап яшәүче үзешчән артистларыбыз! Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Районыбыз мәдәният учаклары гөрләп торсын!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International