Язучының Кырынды авылы тарихына багышланган китабы дөнья күрде

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиевның әнә шул исемдәге өр-яңа китабы дөнья күрде.

Әдип әлеге китабында Кырынды, Төрдәле авылының бай тарихын, үз күзләре белән күргәннәрен, аның кешеләре кичергән гыйбрәтле вакыйгаларны әдәби калыпка салып, уй-хисләр, фотосурәтләр белән баетып бирә. Туган авылының елдан-ел матурая, ямьләнә баруы белән горурлана, аның бүгенге чын йөзе – шушы җирдә яшәүче тырыш кешеләре, данлыклы шәхесләре турында сөйли.

“Нинди генә чорда яшәсәк тә, авылларыбыз тарихын, үткәнебезне онытырга хакыбыз юк“ дигән хакыйкатьне һәр гамәле белән раслап яшәүче Габдулла аганың бу китабы – киләчәк буыннарга да бик матур бүләк ул.

Әлеге тарихи җыентыкны алырга теләүчеләр авторның үзенә мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International