1 апрельдән Әгерҗе районында санитар-экологик икеайлык старт алды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

1 апрельдән Татарстанда #ЭКОяз2017 санитар-экологик икеайлыгы старт алды. Быелгы  икеайлыкның символы – Аккош.

 

Ни өчен Аккош дисезме? Бу Интернетта урнаштырылган видеоязма белән бәйле. Кыска вакыт эчендә популярлык казанган бу язмада аккош томшыгы белән Кабан күле яр буенда аунап яткан полиэтилен, чүпрәк кисәкләрен җыярга тырыша. Димәк, аккош, икеайлык башланганны көтеп тормыйча, яши торган территориясен үзе чистарта башларга булган. Бу безгә – кешеләргә дә чистарынуны үзебездән башларга кирәклегенә ишарә түгелме соң?!

Карлар эреп җир ачыла башлагач, мондый чистарыну өмәләре бездә дә башланып китәчәк. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең карары дөнья күрде инде. Әлеге карарда икеайлыкны уздыру буенча оператив штаб булдыру, шәһәрдә һәм авылларда санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар планын төзү һәм башка пунктлар бар.

–       Җир кардан арына башлау белән һәр райондашыбыз кулына көрәк, себерке тотып чистарыну өмәләренә чыгар дип өметләнәбез. Дөрес, әлегә күп җирдә кар ята. Тик кояш караган урыннарда чистарта башларга була инде. Ничек кенә булмасын, себерке, капчыклар инде хәзердән үк хәстәрләнгән. Иң мөһиме, халык әлеге өмәләрдә актив катнашырга әзер булырга тиеш, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.   

Җирләр кардан ачылу белән теләсә кайда барлыкка килгән  законсыз чүплекләр дә күренә башлар.

–       Санитар икеайлык барышында төп басымны законсыз чүплекләрне юкка чыгаруга ясаячакбыз. Узган ел икеайлык барышында республикада 1817 чүплекнең 93 проценты юкка чыгарылды, калганнары ел дәвамында ликвидацияләнде. Быел да ике ай эчендә республика территорияләре экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерелергә тиеш, – дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Чүплекләрне юкка чыгару буенча төрле чаралар каралган. Алар  турында газетабызның алдагы саннарында бәян итәрбез.

Ә быелгы беренче өмәне әлеге дә баягы Казандагы Кабан күлендә уздыру планлаштырыла. Зур өмәгә теләге булган һәркем кушыла ала. Бу аккош тәкъдименә  карашыбызны гына түгел, Экология елында чистарыну икеайлыгына үзенчәлекле старт бирелүен дә чагылдырачак.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International