Ул – Уразайның Хуҗа Насретдине

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Уразайда яшәүче Фаиз абый ТИМУРШИН турында “андагы анекдот бер капчык“ дияргә яраталар.

Теләсә кайсы темага мәзәге әзер “Хәсәныч“ның. Җитди кыяфәттә сөйли дә сөйли, ә тыңлаучылар шаркылдап көлә.

–       Мин бит гомер буе нәчәлникләр янында йөрдем. Хезмәт юлым бригадир булып башланган иде, аннан инженер, соңыннан ферма мөдире булдым, – ди Фаиз абый. – Ә авыл хуҗалыгы тармагында адым саен көлкеле хәлгә дучар буласың. Колхозга килгән җитәкчеләр сөйләгән мәзәкләрне дә отып кала идем.

Аннан шул анекдотларны үзе башкаларга сөйли. Шулай итеп, алар авыздан авызга, колактан колакка тарала.

Фаиз абыйның кәефе төшкән чакны күрмәссең. “Әгәр төртмәле сүз әйтә башласалар, шунда ук уен-көлкегә борам, ди.

–       Хәзер генә хәтер ягы саега башлады. Шулай да элек сөйләгән анекдотларны оныту мөмкин түгел! – ди Уразайның Хуҗа Насретдине.

Яше барса да, егетләрчә калуының төп сере дә һәрвакыт шат кәефтә булуындадыр.

–       Гомер бер генә. Нигә аны күңелсезләнеп уздырырга?! – ди “Хәсәныч“.

ххх

Без аны җәй көне Салагыш якларына баргач фотога төшереп алдык. Ул чакта да ул мәзәк сөйләп “эчләр катканчы“ көлдергән иде. 1 апрельдә газетага язабыз дигәч, “юк, яза күрмәгез“ дип әйтсә дә, Фаиз абыйга Көлке көненә “сюрприз“ ясарга булдык әле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International