Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 27нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Премьер-министры кандидатурасын депутатларга тәкъдим итте. Депуталар кандидатураны бертавыштан диярлек кабул итте.
Премьер-министр вазифасын Алексей Валерьевич Песошин башкарачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Хөкүмәтенең элеккеге башлыгы Илдар Халиков эшеннән 3 апрель көнне үз теләге белән киткән иде.
Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.
2014 елдан алып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасын башкарды.