1 июньдә – Балаларны яклау көнендә Әгерҗедә нинди чаралар узачак

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

1 июнь – Балаларны яклау көненә багышланган чаралар Әгерҗедә 31 майда ук старт ала. Бу көнне 15 сәгатьтә Боз сараенда фигуралы шуу осталары чыгышы булачак.

1 июньдә “Яшьлек“ паркында:

15 сәгатьтә – “Солнечный круг“ уеннар программасы;

16 сәгатьтә – самокатларда фигуралы йөрү;

17 сәгатьтә – концерт һәм “Россия провинциясендә классика“ акциясе;

18 сәгатьтә – стритбол.

Бәйрәм көнне паркта балалар арасында асфальтка рәсем ясау, сувенирлар ясау буенча мастер-класс, викториналар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International