Юлчылар Әгерҗедә Гагарин урамын төзекләндерәләр

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Бик тиздән Әгерҗедә Гагарин урамы һәм М.Горький тыкрыгы (Сәетов урамыннан “стекляшка“га кадәр) юллары көзге кебек шоп-шома булачак. “Брус“ ширкәтенең Әгерҗе участогы юлчылары биредә алны-ялны белми төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.

Юлчылар Гагарин урамында узган атнадан башлап эшлиләр инде. Алар бордюрларны салдырдылар. Яңадан аларны урнаштырып, асфальт түшәп, тротуар җәячәкләр. “Бер генә минут та ял иткәнебез юк. Бер ай эчендә без биредә “кәнфит“ ясарга тиеш“, диләр эшчеләр.

–       Ашыгып эшләп сыйфат турында да онытырга ярамый, – ди участок җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев. – Эш җиренә җиткерелеп башкарылырга тиеш. Юлчылар минем таләпләрне белә, бездә сыйфат – беренче урында.

Юлларны тәртипкә китерүгә күптән керештеләр инде “Брус“лылар. Чайковский урамында төзелә торган Балалар иҗат йортына илтүче юлга вак таш, Красный бор балалар бакчасына илтә торган юлга һәм аның территориясенә асфальт түшәгәннәр. Әгерҗедә яңа зиратка бара торган 350 метр юл да төзекләндерелгән. Салагышлыларның баш бәласенә әйләнгән Ямурза–Салагыш юлында да 20 миллион сумлык эш башкарылган. 

Әгерҗе–Красный бор трассасының бик начар өлешләрен дә ремонтлаганнар. Болар – Әгерҗедән 15-18нче, Тирсәдән 26-30нчы чакрым юллар.

–       Бу юллар өчен машина йөртүчеләр рәхмәт укып туялмый. Көзге кебек юлдан җилдерәләр алар хәзер, – ди Минсәет әфәнде.

“Брус“ эшчеләренең әле башкарасы эшләре дә күп. Вокзальная урамында су башнясы яныннан алып “Слава“ мебель салонына кадәр булган арага тротуар җәю бурычы тора. Пионерская урамында 400 метрга якын арага исә вак таш җәеләчәк. Маяковский, Чайковский, Энгельс урамнарындагы йортларның подъезд юлларын да асфальтлап бетерәселәре бар.

Гомер-гомергә юлсызлыктан интеккән авылларда да соңгы елларда зур төзекләндерү эшләре алып барылуына сөенергә кирәк. Быел мондый бәхет дүрт авылга елмайды. Әнә, кечкенә генә Байтуган да юл төзелеше программасына кертелгән. Биредә ике дистәгә якын эшче һәм унлап берәмлек техника эшли бүген. Авыл эчендәге юлга комлы-ташлы катнашма җәяләр. “Байтуганда бу атнада юл төзелешен тәмамлыйбыз“, ди Минсәет Мәһәдиев.

Исәнбайның Яшьләр урамында яшәүчеләр дә, ниһаять, җиңел сулаячаклар. Юлчылар бик тиздән әлеге урамда эшкә керешәчәкләр. Аннан Иске Эсләк һәм Иске Чекалда авыллары көтә аларны. Аларда да берәр урамга комлы-ташлы катнашма җәю планга кертелгән.

Ел фасылына карап эшләре бүленгән юлчыларның. Кыш көне кар чистарту, иртә яздан юллардагы чокырларны ямау, аннан – төзекләндерү эшләре. Шулар белән беррәттән юл читендәге үләннәрне чабу да – алар карамагында. Бу көннәрдә шушы эш белән дә мәшгуль юлчылар. “Милли бәйрәмебез – Сабан туена кадәр юл читләрен тәртипкә китереп бетерергә кирәк“, диләр.

–       Команда сыналган. Эшчеләр үз вазифаларын беләләр һәм җиң сызганып эшлиләр, – ди Минсәет әфәнде юлчыларны мактап.

Газетаны типографиягә басарга җибәрер алдыннан Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге “Брус“ шикрәте юлчыларына рәхмәт әйтүебезне үтенеп тә шалтыраттылар.

–       “Брус“ ширкәте егетләре ике ел рәттән инде җирлегебездәге чүплекләрне юк итүдә бик зур булышлык күрсәтәләр. Узган ел Касай авылындагы чүплекне эттереп күмгән булсалар, быел алар тырышлыгы белән Кадыбашта ике урындагы чүплекне юкка чыгардык. Бик зур рәхмәт егетләргә, – диде Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов.

Әнә шулай, халыктан рәхмәт ишетеп эшләргә язсын районыбыз юлчыларына.

Белешмә:

“Брус“ ширкәте районда 300 километр юлга хезмәт күрсәтә.

Җәйге чорда эшчеләр саны сиксәнгә кадәр җитә. Барлыгы 50 берәмлек транспорт эшли.

Юлчылар кайнар ризык белән тәэмин ителәләр, Татар Шаршадысы янындагы базаларында яшәү өчен барлык шартлар тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International