Әгерҗе полиция хезмәткәрләре – лидерлар рәтендә

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның алты аенда Әгерҗе полиция хезмәткәрләренә күп кенә өстәмә бурычлар йөкләнсә дә, алар сынатмадылар. Алда торган бурычларны тиешенчә үтәп, лидерлык позициясен саклап кала алдылар. Өченче ел рәттән РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге – оператив-эзләнү эшчәнлеге йомгаклары буенча үз категорияләренә караган 12 бүлекчә арасында икенче урында.

ҖИНАЯТЬЛӘР КИМЕГӘН

Район хакимиятендә быелның алты аена йомгак ясауга багышланган киңәшмәдә бүлек начальнигы Ренат Ибраһимов районыбыз полиция хезмәткәрләренең Казанда Конфедерация Кубогы узган көннәрдә тәртип саклауга зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Коллективның дүрттән бер өлеше әлеге вакыйгаларның үзәгендә кайнаган. Бүлектә калган башка хезмәткәрләргә эшләү авыргарак туры килсә дә, алар хезмәт бурычларын лаеклы үтәгәннәр. Шуның өстенә, полиция хезмәткәрләре кош гриппы белән бәйле рәвештә Кече Пурга белән Әгерҗе чигендәге постта тәүлек буе кизү торуга да җәлеп ителгәннәр.

Гомумән алганда, районда хәл тотрыклы. Терроризм һәм экстремизм белән бәйле вакыйгалар булмаган. Шулай ук җинаятьләр, шул исәптән аеруча авыр җинаятьләрнең дә кимүе күзәтелгән. Үтерү, кыйнау, урлау һәм башка җинаятьләрне ачу йөз процентка җиткән. Аларныңкүбесенең күрсәткече республиканыкына караганда да югарырак.

Шулай ук халык арасында шау-шу тудырган берничә җинаять эше дә ачылган. Бу – “Әгерҗе“ сәүдә йортыннан ювелир эшләнмәләре, спорт комплексыннан инструментлар, төзелеп килүче йортлардан әйбер, мәчеттән акча урлаучыларның эзенә төшү. Шулай ук  балигъ булмаган фатир каракларын да эләктерә алганнар.

 

УҢАЙ ДИНАМИКА

Икътисади җинаятьләрне ачу буенча Әгерҗе полиция хезмәткәрләренең эшне тагын да активлаштыруы күренә. Бу категориядәге җинаятьләрне ачыклау күләме 60 (!) процентка арткан.

Әмма мөһим бурычлар да бар әле. Ялган алкоголь продукциясе җитештерү һәм аңа каршы көрәш алып бару районда һаман да актуаль булып кала. Алты айда шушы юнәлештә  барлыгы 296 тикшерү уздырылган, 17 административ беркетмә төзелгән, составында спирт булган ике мең литр сыекча кулланылыштан алынган, бер җинаять эше кузгатылган.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре законсыз балык тотучыларның үзләрен дә әледән-әле “кармакка“ каптырып торалар. Моның буенча алты административ беркетмә төзелгән, өч җинаять ачыкланган, алты балык тоту җайланмасы алынган.

–       Республикада балык кәсепчелеге белән шөгыльләнүче участоклар барлыгы билгеле. Алар Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм 13 район чигендә, шул исәптән безнең районда да урнашкан. Шуңа күрә безнең бүлеккә таләпләр дә югарырак. Бу юнәлештә эшне көчәйтелгән режимда алып барачакбыз, – ди Ренат Ибраһимов.

Бу уңайдан ул авылларда эшләүче участок вәкилләрен балык запасына зыян салучылар һәм элек ачыкланган браконьерлар белән активрак эш алып барырга чакырды. Икътисади куркынычсызлык хезмәтенә исә эшмәкәрләрне тикшерү бурычын йөкләде. Ә ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторларына күп күләмдә балык алып кайтучыларның ветеринария берләшмәсеннән документлары булу-булмау белән кызыксынырга кирәклеген искәртте.

ПРОБЛЕМАЛАР ДА БАР

Законсыз төстә наркотиклар әйләнеше өлкәсендә бары өч районда, шул исәптән бездә дә эш сүлпән бара. Полиция начальнигы урынбасары Тимур Хуҗахмәтов наркологта исәптә торучыларга контрольне көчәйтергә, адреслы эш алып барырга, район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты белән тыгыз эшләргә, “Мәк“ операциясе барышында “һөҗүм“не көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, полиция хезмәткәрләренең алты айлык эшчәнлегенә йомгак ясап, алда торган бурычларга җитди карауларын сорады һәм елны уңышлы тәмамлауларын теләде.

–       Ярты ел эчендә видеокүзәтү системасы ярдәмендә Әгерҗедә өч җинаять эше ачыкланган. Аңлату эшләре алып барсак та халык арасында күпләр әле күпфатирлы йортларга “Куркынычсыз йорт“ системасын урнаштыруны кирәк дип тапмыйлар. Бу эштә сездән дә ярдәм көтәбез, – диде ул.

Киңәшмә күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен бер төркем полиция хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар.

Екатерина САМСОНОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International