Әгерҗедә – икеләтә бәйрәм

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

5 август көне - Әгерҗедә Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне. Шул уңайдан тантаналы чаралар район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бүләкләү тантаналарыннан башланып китте.

 

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Валерий Макаров һәм Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча  начальник урынбасары Александр Лапшин сәламләделәр.

Бүләкләүләр 30, 40, 50 ел бергә яшәүче гаиләләрне зурлаудан башланды. Бу юкка гына түгел. Беренчедән, быел ЗАГС бүлеге оешуга – 100 ел. Икенчедән, башкаларга үрнәк булып яшәүче мондый гаиләләр – кече Ватаныбызның горурлыгы.

Аннан югары нәтиҗәләргә ирешкән тимерьючыларга, әгерҗелеләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

–       Тимерьюлчылар өчен быел – юбилейлар елы. Россия тимер юлларына 180 ел, Горъкий тимер юлына 155 ел, Ижау тимер юлы оешуга  70 ел тула. Юбилейлар елында Әгерҗе тимерьюлчылары да сынатмый. Икенче квартал нәтиҗәләре буенча безнең төбәк тимерьюлчыларының икенче урынга чыгуы шул хакта сөйли. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде Александр Лапшин.

Валерий Макаров районда тимерьюлчыларның тормыш шартларын тагын да яхшырту һәрчак күз уңында булуын, тиздән Әгерҗедә ике бассейнлы спорт комплексы һәм Балалар иҗаты йорты ачылачагын сөенеп хәбәр итте.

Бүләкләүләр  район сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барды.

Мәдәни чаралар кичен дә дәвам итә. Кичке якта район мәдәният сарае каршындагы мәйданда һәм “Яшьлек” скверында яшьләр өчен дискотека көтелә. Бәйрәм 21 сәгать 30 минутта салют белән тәмамланачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International