“Автоледи“ бәйгесенә гүзәл затларны көтәләр

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

11 августта сәгать 9да Әгерҗедә “Автоледи–2017“ традицион бәйгесе уза.

Ярышта 21-50 яшьлек ханымнар катнаша ала.  Аларның “правалары“, шәхси машиналары булуы шарт. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлары булганнар һәм рульгә исерек килеш утырган өчен административ җаваплылыкка тартылганнар бәйгегә кертелми.

Гаризалар 10 августка кадәр 24634 телефоны йә agdirbdd@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International