Тарихи белешмә

Тарихи белешмә

 

        Салагыш авылына 15 йөздә нигез салына. Башта авыл куе кара урманнар белән капланган булган. Нигездә нарат һәм чыршы агачлары үскән.

        Авыл кешеләре сал агызу белән шөгыльләнгәнннәр, шуңа күрә авылның исеме Салагыш булып аталган. Ә тел белгече галимә Әнисә Шәрәфетдинова ул фарсы теленнән, «сул як Иж» дигәннән алынган, дип аңлата. Ничек кенә булмасын, һәр аңлатма да дөреслеккә туры килә. Безгә билгеле булганча, бу җирләрдә Иштирәк, Иске авыл, Әүвәлге оя, Атабай дигән кечкенә авыллар да булган. Аларның кайберләре, урманнарны кисеп чәчүлек җирләренә әйләндергәннаң соң,  сусыз калганнар. Иж  буенда утырган авыллар елга ташыган вакытта  су астында калганнар. Урманга якынраклары ерткыч хайваннарның һөҗүменә дучар булганнар. Шушы сәбәпләр аркасында бу авылларның халкы ачыграк урыннарга күчеп утырырга мәҗбур булган. Менә шулай итеп Салагыш авылы барлыкка килгән. Бу вакыйгалар 14-15 нче гасырларга туры килгән. Моның шулай икәнен тарихи документлар һәм кабер ташлары раслый. Риваятьләргә караганда, Явыз Иван Казан ханлыгын 1553-1558 елларда яулап алган, татарларны көчләп чукындыру башланган. Ямурза авылына килеп житкән патша гаскарләре ярты авыл халкын чукындырып авылга керү юлына тәре баганасы куйганнар. Икенче көннең иртәсендә Салагыш һәм  башка тирә-күрше авылларның халкы бу тәрене яндырган. Бу вакыйга шулай ук Салагыш авылының 15 нче йөздә булганлыгын исбат итә. Салагыш халкы революцион хәрәкәттән дә читтә калмаган. Пугачев восстаниесендә дә катнашканнар. Гражданнар сугышында күпләр Азин дивизисенә кушылып акгвардиячеләрнең калдыкларын һәм җирле байларны тар-мар итүдә катнашканнар.

        Салагышлылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында кыю сугышканнар. Авыл үзенең 915 улын һәм кызын сугышка озаткан. 543 кеше сугыш кырында ятып калган. Бу турыда безгә һәйкәлләр сөйли.

        1960 елда Түбән Кама сусаклагычын төзү авыл язмышында тискәре йогынты ясый. Уннарча авыллар су астында кала. Салагыш кешеләре дә чит җирләргә күчә башлыйлар. 1919 елда авылда 3811 кеше булса, 1992  елда -731, бүгенге көндә, ягъни 2012 елның 1 маена – авыл халкы 542 кешене тәшкил итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International