Авыл җирлеге турында

Урнашкан урыны
 
          Әгерҗе муниципаль районы Кадыбаш авыл җирлеге район үзәге Әгерҗе шәһәреннән 100 км ераклыкта урнашкан.
          Кадыбаш авыл җирлеге составына 3 торак пункт керә: Кадыбаш авылы, Касай авылы, Яңа Сләк авылы.
          Авыл җирлегенең административ үзәге – Кадыбаш авылы.
 
Мәйданы, халык саны һәм составы
 
          Кадыбаш авыл җирлеге территориясе – 6353,5га, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы - 5936 га.
          Халык саны (2002 нче елгы Халык санын алу нәтиҗәләре буенча) – 653 кеше, шул исәптән хезмәткә яраксыз яшьләр – 107 кеше, хезмәткә яраклы кешеләр – 300 кеше, өлкән кешеләр – 246 кеше.
 
Кадыбаш аыл җирлеге турында кыскача тарихи белешмә
 
Кадыбаш авылы
 
          Кадыбаш авылы Әгерҗедән 80 км көньяк-көнчыгышта урнашкан.
          Бу авылга чама белән 1580 елларда татарлар иске Кадыбаштан (Девятерня белән ике арадагы авылдан) килеп урнашкан. Аңа кадәр бу авылда удмуртлар яшәгән.
Татарлар иске Кадыбашка Киров өлкәсе (элекке Вятка губернасы) Вятская Поляна районыннан күчеп килгән булган. Ул район татарлары явыз Иван патша наместниклары килгәнче үз йолаларын төгәл үтәп бик хөр яшәгәннәр. Ислам диненә бик бирелгән булганнар. Төп Һөнәрләре игенчелек, аучылык булган.
         Патша наместниклары татарларны көчләп, яки акча биреп чукындыра башлагач, мөселманнар үз диннәрен югалтмас өчен төрле авыллардан берләшеп каршылык юлына басканнар. Мәчетләрне каравыллар куеп саклаганнар. Әз генә каршылык өчендә аларны таяклар, камчылар белән кыйнаганнар. Бу хәлгә түзә алмаган 7 гаилә кара урманнар аша, елгалар, сазлыклар кичеп, юлга чыкканнар. Аларның төп максатлары - явыз Иван наместникларының кулы җитмәс ераграк урынга җитеп урнашу.
         Арада Казан губернасын яхшы гына белгәннәр дә булган. Атналар, айлар  авыр юл газапларын кичереп ниһаять урмандагы бер аланны сайлаганнар. Калкулык астында көмештәй инеше дә агып тора. Алар шунда урнашып кала, аучылык һәнәрләрен  дәвам итә, әкрен-әкрен агач төпләп, игенчелек җирләре дә булдыралар.
        Аучылар инеш буенча барып, бер авылга тап булалар. Анда башкача киенүче, башкача сөйләшүче кешеләр яши икән. Болар удмуртлар булалар. Килешеп, сөйләшеп татарлар шунда күчеп килә.
         Башта алар бик тату, дус яшиләр. Хаттә катнаш гаиләләр дә барлыкка килә. Еллар уза, ике халык арасы бозыла башлый. Ниһаять удмуртлар көнбатыш якка күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Алар - Кады Салҗя авылы удмуртларының ерак бабалары булган. Ә ул урында яшәп калган татарлар- безнең ерак бабаларыбыз.
         Кадыбаш авылында электән үк мәдрәсә эшләгән. 1898 елда земство мәктәбе ачылган. Кадыбаш авылында 1859 елда – 602 кеше, 1921 елда - 1475 кеше, 1992 елда – 554 кеше, 2006 елда - 465 кеше яши, 2016 елда - 558 кеше яши.
 
Касай авылы
 
         Касай авылының оешу тарихы билгеле түгел. Касай авылы исеменең килеп чыгуын белгечләр Касыйм исеменнән килеп чыккан дип аңлаталар, ә легенда буенча бу авыл берничә тапкыр янып беткән. Кисәү авылы дигән атама, тора-бара Касай авылына әйләнгән. Җир грамоталарында 1702 нче елда, хәтта 1622 елда ук Касай исеме искә алына.
Авылда электән үк мәктәп һәм мәдрәсә эшләгән. Мәдрәсәне 1875 елда Башаров Сәгыйрь  төзегән һәм ул бүгенге көндә дә  яхшы хәлдә: анда медпункт һәм магазин урнашкан.
 
Яңа Сләк авылы
 
          1929 елда Иске Сләк авылыннан күчеп килгән. Беренче күчүче гаиләләр арасында Мәҗитов Шаех Әхмәтхуҗа улы  гаиләсе дә була. 1929 елда - 60 хуҗалык була. 2008 елга кадәр авыда клуб эшли.
 
Учреждение һәм оешмалар исемлеге
 
Оешма
Адрес
Телефон
ООО Агрофирма “Әгерҗе” 3 филиал
Кадыбаш авылы, Советская урамы, 56 Б йорт
(85551) 3-34-31,
3-34-20
Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе
Кадыбаш авылы, Клуб урамы, 59 йорт
(85551) 3-34-36
Кадыбаш балалар бакчасы
Кадыбаш авылы, Клуб урамы, 59 йорт
(85551) 3-34-34
Кадыбаш клубы
Кадыбаш авылы, Клуб урамы, 49А йорт
-
Кадыбаш почта бүлеге
Кадыбаш авылы, Советская урамы, 56 Б йорт
(85551) 3-34-07
Кадыбаш РУЭС
Кадыбаш авылы, Советская урамы, 56 Б йорт
(85551) 3-35-00
Сбербанк
Кадыбаш авылы, Советская урамы, 56 Б йорт
(85551) 3-35-08
Кадыбаш подстанциясе
Кадыбаш авылы, Советская урамы, 1А йорт
(85551) 3-34-42
Кадыбаш ФАП
Кадыбаш авылы, Советская урамы, 56 Б йорт
(85551) 3-34-52
Райпо Кадыбаш магазины
Кадыбаш авылы, Советская урамы, 56 В йорт
(85551) 3-34-18
Мәчет
Кадыбаш авылы, Советская урамы, 69 йорт
-
Магазин ИП Заляев И.Н.
Кадыбаш авылы,
Клуб урамы, 56А йорт
-
Райпо Касай магазины
Касай авылы,
Үзәк урам, 19 йорт
-
Касай ФАП
Касай авылы,
Үзәк урам, 19 А йорт
-
Касай авыл клубы
Касай авылы,
Үзәк урам, 19 Б йорт
-
Магазин ИП Симаков Р.Ф.
Касай авылы,
Үзәк урам, 19 Б йорт
-
 
 
Авыл җирлегенең атаклы кешеләре
 

· Габбасов Фәрит Гариф улы – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы булып 2002-2012 елларда эшләде, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре,

· Нуреев Мәхтүр Мансур улы - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,

· Фатхиев Илдар Нәҗип улы - Татарстан Республикасының атказанган экономисты,

· Гиззатуллина Люция Әнвәр кызы – Татарстан Республикасы язучылар союзы әгъзасы,

· Шакиров Сәйдел Садыйк улы – юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган юристы.

Соңгы яңарту: 2016 елның 12 октябре, 16:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International