2015 елның 04 феврале көнне районнан иң еракта урнашкан Иске Эсләк авылында халык җыены булды

2015 елның 04 феврале көнне  районнан иң еракта урнашкан Иске Эсләк авылында халык җыены булды. Иске Эсләк авыл җирлегенең еллык эше, уңышлары нәтиҗәсе белән  халыкны таныштыру. Проблемаларны, хәл итәсе  мәсьәләләрне  уртага салып сөйләшү дә максат итеп куелган иде.

Иске Эсләк мәдәният йорты  ике авылдан килгән халыкны бик җылы- матур көйләр, кул эшләре, китап күргәзмәсе белән каршы алды. Сәхнә матур итеп бизәлгән, халыкка экран аша кино күрсәтү дә оештырылган иде. Үтәгән һәм Иске Эсләк авылы  балалары искиткеч  матур концерт күрсәтте. Икенче көн тәртибе булып төп өлеш - Иске Эсләк авыл җирлеге еллык отчеты булды. Авыл җирлеге башлыгы доклады тыңланды. Доклад буенча фикер алышулар булды.

Районнан килгән төрле тармак җитәкчеләрен дә халык зур кызыксыну белән тыңлады. Район азык-төлек идарәсе җитәкчесенең чыгышы аеруча авыл халкы өчен  мавыктыргыч булды. Юл-торак мәсьәләләре, райондагы еллык үзгәрешләр,үсешләр буенча район Башлыгы урынбасары чыгышы да үтемле иде.

Шулай ук район хәрби комиссариат җитәкчесе  сугышчы- интернационалистлар-әфганчыларга  дәрәҗәле медальләр тапшырды. Бүгенге көндә Ватан алдында хәрби бурычын  үтәүче авылдашыбызның хезмәт итә торган урыныннан килгән командирның  Рәхмәт хатын укып, әнисенә тапшырды.

Клуб эче халык белән тулган иде. Чыгышлырны да барлык кеше тиккать белән тыңлады. Быелгы  эшлисе эш планы белән канәгать  булдылар. Ризалыкларын биреп таралыштылар.


Иске Эсләк авыл җирлеге, Альфира Ямалиева

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International