04.12.2014 Исәнбай егетен солдатка озаттылар

          04.12.2014 көзге чакырылышта авылыбызның тагын бер  егете –Айнур  солдат хезмәтенә  китте. Егетләрне солдатка озату бездә матур традициягә кереп калган. Мәдәният йортында егетләрне армиягә озатканда саубуллашу кичәсе уздырыла, күптәннән килгән гадәт буенча солдатка китүче кулъяулык элеп калдыра. Исән-имин йөреп кайтыгыз, егетләр! Илләр тыныч булсын!

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:30

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International