2015 нче елның 12 февралендә Әгерҗе муниципаль районының Шаршады авыл җирлегендә 2014 нче елга отчет җыелышы узды

2015 нче елның 12 февралендә Әгерҗе муниципаль районының Шаршады авыл җирлегендә 2014 нче елга отчет җыелышы узды. Җыелышта район җитәкчеләре, авыл җирлеге Советы депутатлары, оешма җитәкчеләре hәм башкалар катнашты. Җыелышта катнашучылар,  җыелыш башланганчы, авыл җирлегендә яшәүче кул осталары тарафыннан  ясалган әйберләрдән әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Шулай ук авыл үзешчәннәре тарафыннан концерт номерлары күрсәтелде. Алга таба авыл җирлегенең отчеты тыңланды. Җыелган кунаклар күтәренке күңел белән таралыштылар.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International