Туган ягыбыз гүзәл, матур һәм төрле. Бер башыннан икенче башына җиткәнче, тайгасын да, даласын да, калкулыкларын да, кыяларын да күрерсең. Кайда гына яшәсәләр дә, һәркем Татарстанның бай табигате белән хозурлана алсын дип, туган ягыбыз турында шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм музыкантлар дан җырлый. Туган ягыбыз - Әгерҗе төбәге табигатен бөтен җаныбыз белән яратабыз. Әгерҗе районын «география чиге» дип атыйлар. Районның урманнары зур - 20 %, төп урман - ылыслы урманнар.
Урман белән капланган гомуми мәйдан 42548 га тәшкил итә, аларның ылыслы токымнары - 20302 га, каты яфраклы токымнары 1718 га, йомшак яфраклылары-20302 га. Ылыслы агачларның гомуми запасы - 4312,7 мең куб., каты яфраклы-195,7 мең куб, йомшак яфраклы-3202,7 мең куб. Урман-дала зонасының төньяк чиге Кама елгасы буйлап уза.
Район территориясендә известьташ, мергель, балчык, ком, торф запаслары бар. Югары сыйфатлы ПГС запаслары буенча Кама елгасы Россиядә беренче урында тора. Бима җирлегендә көмеш күләме югары булган чыганак табылган. Архив мәгълүматлары буенча, элек Красный Бор зонасы территориясендә бакыр ятмалар табылган урында тикшеренүләр алып барылган.
Тәбәрле дәвалау ләм ятмасы районда ләм белән дәвалау шифаханәсе булдырылуга реаль мөмкинлек тудыра. Әлеге ләм «Ижминводы», «Барҗы-Ятчә», «Металлург» кебек эре шифаханәләргә кирәк.
Геологик разведка тикшеренүләре институты үткәргән тикшерүләр Исәнбай зонасында нефть ятмаларының эре запаслары булуын күрсәтте. Хәзерге вакытта 1907125 мең куб еллык табышлы 250 нефть скважинасы эшли.
Район территориясендә 1984 елда кондыз һәм суер санын арттыру максатында оештырылган Әгерҗе дәүләт аучылык тыюлыгы бар. Объектның әһәмияте - кыр кәҗәләренең аучылык-кәсепчелек төрен саклау. Монда Кызыл китапка кертелгән төрләр яшәүче 9800 га мәйданлы Кичке Таң дәүләт табигать тыюлыгы һәм ике табигать һәйкәле - Сложный бор һәм Каманың уң кушылдыгы Иж елгасы бар. Безнең республика чикләрендә елганың озынлыгы 126 километр тәшкил итә. Иж күп сулы, хуҗалык, рекреацион һәм хәтта бальнеологик әһәмияткә ия. Безнең республикада гына да аның 26 кушылдыгы бар (барлыгы 69), шул исәптән Барҗы, Чильгинка, Бима, Күләгәш елгалары, Кырынды Яры инеше.
1998 елда «ЭкОС» балалар-яшүсмерләр оешмасы (экология, саклау, коткару) барлыкка килә. Оешмага Кичкетаң ЭСХЛ укучыларының барысы да керә.
Әгерҗе районы Татарстанда экологик хәл канәгатьләнерлек дип бәяләнә торган бердәнбер район.
Соңгы яңарту: 2022 елның 17 июне, 14:15