Уразай авылы турында китап чыгарырга әзерләнәләр

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Уразай авылы турында басылачак китапка материаллар туплау башланган инде.

Бу турыда редакциягә Илдус абый КАМАЛОВ хәбәр итте:  

– Хәзер бик күпләр, туган авыл тарихын барлап, китап чыгаралар. Безнең авылда 36 ел клуб мөдире булып эшләгән Тәнзилә Ибраһимова да Уразай тарихы буенча материаллар тупларга кереште. Бу эштә аңа авылның иң өлкән кешеләре Заһир ага Камалов, Маһинур апа Гобәшева, Факия апа Ханнанова, Мәгъфия апа Әхмәтзакирова зур булышлык күрсәтәләр. Гомумән, авылның бер кешесе дә бу бик күләмле эштән читтә калмый. Авылыбыздан чыккан танылган  якташларыбызны барладык. Үзешчән сәнгатьтә катнашып, Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты булган авылдашлар турында материалларыбыз да күп. Әти-әниләре безнең авылдан булган Зөлфия Камалова кебек атаклы җырчылар да читтә калмады. Тәнзиләнең тормыш иптәше Бибель дә яшь чактан ук авылда булган гыйбрәтле һәм кызыклы хәлләрне аерым дәфтәргә теркәп барган. Алар да бу тарихи китапта урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International