Шаршады авылы китапханәсендә "Иң татлы тел - туган тел!" - дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Дөньядагы  иң татлы тел-ул минем туган телем! Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел- үзенең туган теле.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

Халыкара туган тел көне уңаеннан Шаршады авылы китапханәсендә китапханәче һәм укытучылар тарафыннан 1 нче, 2 нче сыйныф укучылары өчен "Иң татлы тел - туган тел!" - дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар,мәкальләрнең дәвамын әйтеп бирделәр, тел турында шигырьләр укыдылар. Татар халкының милли бизәкләре, милли ашлары, милли киемнәре белән якыннанрак таныштылар.Әдәби сәгать чәй өстәле артында дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International