Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы, ялкынлы шигырьләр авторы, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә, рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Шаршады авылы китапханәчесе мәктәп-балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Без- Җәлил оныклары” дип исемләнгән кичә оештырды. Әлеге кичә балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Балалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.”Кызыл ромашка”, “Шакир белән Гали”, “Кызыма”,”Әтәч” шигырьләрен бик зур кызыксыну белән тыңладылар.