Шайхиев Йосыф Сабир улы- 1930 елның 18 февралендә Кадыбаш авылында туган

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Шайхиев Йосыф Сабир улы- 1930 елның 18 февралендә Кадыбаш авылында туган.Ул бөтен гомерен туган авылына багышлаган.Аның яшүсмер вакыты авыр сугыш чорына туры килә.Йосыф абый ул еллардагы күп балалар кебек  кырда үгез җигеп җир эшкәрткән, көлтә ташыган, ашлык илткән.Ир егетләр күбесе яу кырларыннан кайтмау сәбәпле , сугыштан соңгы илне торгызу эшләре шушы егетләр өстенә төшә. Йосыф абый озак еллар дәвамында гел җаваплы эшләр башкарды: партия оешмасы җитәкчесе, авыл Советы рәисе, колхозның баш инженеры... Бүгенге көндә авылыбызның аксакалы  булып гомер кичерә.  Тормыш иптәше Мәдинә белән өч балага гомер биреп , авылда үрнәк гаилә булып яшиләр.

Йосыф абый Сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмегез юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә  күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф  телибез. Үрнәк тәртибегез, ярдәмчеллегегез, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булуыгыз белән авыл халкында һәм  районда ихтирам казандыгыз, Сез һәрвакыт халык мәнфәгатен кайгыртып гел яхшы булсын дип кенә хезмәт куйдыгыз.Алдагы көннәрегез бәрәкәттә, иминлектә узсын, сау-сәламәт булыгыз.Балаларыгызның, туганнарыгызның, якыннарыгызның шәфкатьлелеген, игътибарын тоеп хәерле тыныч гомер кичерегез.Һәр яңа таң шатлык сөенечләр генә китерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International