Әгерҗе районында «Кайнар линия» телефонына 26 сорау керде

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, халыкка мәгълүмат җиткерү максатыннан Әгерҗе районында «Кайнар линия»телефоннары эшли. Әгәр халыкның карантинлы чараларга, тыюларга һәм чикләүләргә кагылышлы сораулары барлыкка килә икән, 8дән 18 сәгатькә кадәр 22042 һәм 22345 телефоннары аша администрациягә шалтырата аласыз. 18 сәгатьтән соң халыктан шалтыратулар бердәм диспетчерлык хезмәте – 24141 кабул итә.

Медицина характерындагы сораулар килеп туган очракта, 7.30 дан 17 сәгатькә кадәр 22672 номеры буенча поликлиникага шалтыратырга мөмкин.

17 сәгатьтән соң 103, 003 яки 25427 номерларына шалтыратыгыз.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, дарулар һәм азык-төлек товарларын китерү максатыннан ялгыз яшәүче инвалидлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр 22558 «кайнар линия» телефонына шалтырата алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International