4 апрельдә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, аграрийлар алдына терлек азыгын гадәттәгедән икедән түгел, ә өч каттан алу бурычы куелган.
"Моның өчен үләннәрне азотлы ашламалар белән вакытында тукландырырга кирәк. Яз көне генә түгел, һәр чабудан соң да», – диде аграр министр һәм киңәшмәдә катнашучыларны – район башлыклары һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәләре башлыкларыннан бу бурычны хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар җитәкчеләренә җиткерүне сорады.
Аларга бу эшкә әзерләнергә һәм, үләннәрне җәйге тукландыру ихтыяҗын исәпкә алып, ашлама тупларга кирәк. Мондый алым, министр сүзләренчә, аграрийларга сыйфатлырак азык һәм аларның үзкыйммәте түбәнрәк булырга мөмкинлек бирәчәк.