3 апрельдә Әгерҗе районының "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Ефимова Лидия җитәкчелегендә "Җиңүгә 75 адым"иҗади проекты өстендә эшләүләрен дәвам иттеләр.
Балалар Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат белән таныштылар, "Ленинград блокадасы", сугыш чоры урамнары макетын ясадылар.
Иҗади проект өстендә эшләү актив гражданлык позициясен формалаштыра, Бөек Ватан сугышында катнашкан халыкларга хөрмәт тәрбияли, Ватан тарихына карата танып - белү кызыксынучанлыгын үстерә, балаларны шул еллардагы вакыйгалар белән таныштыра, командада эшләргә өйрәтә.
Проектта 10 бала катнашты.