Үүз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучылар юк

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Коронавирус буенча район штабында хәбәр итүләренчә, якшәмбе көнне "кайнар линия" гә 4 шалтырату һәм азык-төлек продуктлары китерү буенча 2 мөрәҗәгать килгән.

Сораулар, нигездә, үз-үзеңне изоляцияләү режимында хәрәкәт итү тәртибенә кертелгән яңалыклар буенча бирелә.

- Тәүлек эчендә кизү частендә 7 хәбәр теркәлгән. Җинаятьләр кылынмады. ДАИ линиясе буенча 16 беркетмә төзелде, шул исәптән 1се – исерек килеш руль артына утырган өчен, – дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев. - Үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм карантинны бозу буенча беркетмәләр төзелмәде. Мобиль төркемнәр, нигездә, кисәтү өчен эшләде. Бүгенге көндә чит илләрдән килгән 8 граждан карантинда кала.

Оператив штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова сүзләренә караганда, халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрне махсус эретмәләр белән көчәйтелгән эшкәртү алып барыла. Сишәмбедән күп фатирлы йортларны эшкәртү башланачак.

Дүшәмбедән барлык мәктәпләр дә дистанцион рәвештә белем ала. Балалар бакчалары штат режимында эшли.

Әгерҗе РҮХнең баш табибы Эдуард Овчинников 6 апрельгә районда коронавирус белән авыручылар юк, дип билгеләп үтте. Өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары штат режимында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International