Әгерҗедә "Өмет" хезмәткәрләре битлек тегү белән шөгыльләнәләр

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

"Өмет" үзәгендә хәзер шундый кирәкле әйберләрне тегү белән атна башында ук шөгыльләнергә булганнар. Беренче чиратта, 67 хезмәткәрнең һәркайсы өчен дүртәр битлек тегелгән. Чөнки аларга халык белән тыгыз элемтәдә эшләргә туры килә.

 

Тегү процессын гаилә белән эшләү буенча белгеч Любовь Белослудцева җитәкли.

Көн саен 40 битлек чыга. Алар үз карамагындагыларга, туганнарына, күршеләренә, танышларына бик тиз таралышалар. Шулай итеп, «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең игелекле эшләр копилкасына тагын бер өстәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International