Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, Иж-Бубый авылында туган 300 дән артык кеше 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Шуларның 200гә якыны фронттан әйләнеп кайтмады.
Иж-Бубый авылы тарихы музее укучыларны үз тормышы һәм сәламәтлеге бәрабәренә Бөек Җиңүне фашизмга якынайткан кешеләр белән таныштыра. Йосыф Абдулла улы Чураев турында материал тәкъдим итәбез.
Ю.А. Чураев, РСФСРның Атказанган юристы, юстиция киңәшчесе, 1917 елның 13 июлендә Нократ губернасы Сарапул өязенең (хәзерге ТР Әгерҗе районы) Иж-Бубый авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1935 елда Казан Советлар төзелеше институтына укырга керә. 1938 елда, әлеге уку йортының 3 курсын тәмамлаганнан соң, Алма-Ата дәүләт юридик институтына (хәзер Әл-Фараби исемендәге Казах милли университеты) укырга керә, 1940 елда уңышлы гына тәмамлый.