Әгерҗедә коронавирус буенча режим контроле көчәйтелде

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Коронавирус буенча район штабында хәбәр итүләренчә, дүшәмбе көнне «кайнар линия» телефоннарына 12 шалтырату кабул ителгән, шулай ук өлкәннәргә азык – төлек китерү буенча, берсе авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә туклану продуктлары белән ярдәм итү буенча.

- Тәүлек эчендә кизү частенә 16 хәбәр килде. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 15 беркетмә төзелде. Суд үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен бер гражданинны 15 мең сумга штрафка тарту турында карар чыгарды, – дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.

Чит илләрдән килгән 8 граждан карантинда кала. Хокук саклау органнары аларны көн саен тикшерә.

Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сүзләренә караганда, бүген балалар бакчаларына 73 бала кабул ителгән. Шәһәр бакчаларыннан 3-нче номерлы балалар бакчасы гына эшләми. Авыллардан Кырынды, Варклед-Бодьинский һәм Ташкичү бакчалары эшли.

– Бүгенге көннән муниципаль хезмәткәрләр һәм полиция хезмәткәрләре катнашында Шәһәр буенча көндезге рейдлар башланды. Әти-әниләрдән үз балаларының урамда булуын контрольдә тотуларын сорыйм, - дип хәбәр итә оператив штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.

Әгерҗе РҮХнең баш табибы Эдуард Овчинников хәбәр иткәнчә, районда коронавирус белән авыручылар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International