Документ тексты Кремль сайтында урнаштырылган.
Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ай саен апрель аеннан июнь аена кадәр һәр балага 5 мең сум акча ала алачак.
Россия Президенты балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында Указга кул куйды. Документ тексты Кремль сайтында урнаштырылган.
Документ буенча апрельдән башлап июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ай саен 5әр мең сум акча алачак. Түләү һәр балага кагылачак.
Указның гамәлдә булуы ана капиталы турындагы закон буенча түләүләргә хокуклы гаиләләргә кагыла.
«2020 елның апрель – июнь айларында Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм» балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» 2006 елның 29 декабрендәге 256-ФЗ номерлы Федераль законда каралган дәүләт ярдәме чараларына хокукы булган (булган) затларга 5000 сум күләмендә ай саен түләүләр башкарырга кирәк, мондый хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килгән очракта", - диелгән Указда.
Айлык түләүләр билгеләү өчен гаиләләр 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Шулай ук документ текстында күрсәтелгән акчалар башка социаль ярдәм чараларын исәпләп чыгарганда гаилә керемендә исәпкә алынмаячак, дип ассызыклана. Документ кул куелган көнне үз көченә керде.