Әгерҗе районында чит илдән килгән алты граждан карантинда кала. Алар барысы да полиция тарафыннан тикшерелде һәм контрольдә тотыла. Бүгенге көндә, күзәтү срогы чыгу сәбәпле, районның 66 кешесе исәптән төшерелгән. Сишәмбе көнне район штабының «кайнар линия» телефоннарына коронавирус буенча 5 шалтырату булды.
Район буенча авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча 36 мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар барысы да канәгатьләндерелгән.
- Тәүлек эчендә кизү частенә 12 хәбәр килде. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 16 беркетмә төзелде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен беркетмәләр төзелмәде, - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.