- Тәүлек эчендә кизү частенә 11 хәбәр килде. ЮХИДИ линиясе буенча 16 беркетмә төзелде, шул исәптән берсе – исерек шоферга карата. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен беркетмәләр төзелмәде, - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.
Чит илдән килгән өч граждан карантинда кала. Алар барысы да полиция тарафыннан тикшерелде һәм контрольдә тотыла.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сүзләренә караганда, бүген балалар бакчаларына 75 бала кабул ителгән.
Әгерҗе РҮХдән хәбәр итүләренчә, районда коронавирус белән авыручылар юк.
Муниципаль хезмәткәрләр һәм полиция хезмәткәрләре катнашында шәһәр буенча көндезге һәм кичке рейдлар дәвам итә.