Ул якташларга иң мөһиме-киләчәккә ышаныч бирде
Якташым, фермер, меценат Илшат Сәхипов турында үткән заманда язуы авыр, чөнки аның эшләре гасырга калачак, ә аның шәхесе күп буыннар өчен, бигрәк тә Әгерҗе районында яшәүчеләр өчен үрнәк булачак.
Илшат Сәхиповның татар дөньясы өчен тормыштан китүе зур югалту булды. Без «Мәскәү татарлары штабы» активистлары исеменнән Илшат хаҗинең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ аны җәннәт белән бүләкләсен.
Кем ул? Татар халкы өчен ул нәрсә эшләде? Кайберәүләр шундый сорау бирә ала. Җавап Илшат Сәхипов һәм аның балалары тырышлыгы белән Яморза авылы үзенең икенче тормышын алды, рухи яңарыш башланды. Сәхиповлар Яморзаны саклап калганнар дип дөрес әйтергә була. Сәхиповларның нәкъ менә фермер хуҗалыгы авыл халкына Эш, хезмәт хакы, ә иң мөһиме - киләчәккә ышаныч биргән.