Әгерҗедә 3 яшькә кадәрге балаларга 5000 сум акча ничек биреләчәк

2020 елның 10 апреле, җомга

Чәршәмбе көнне Әгерҗедә коронавирус буенча район штабының «кайнар линия» телефоннарына үз-үзеңне изоляцияләү режимына кагылышлы сораулар белән 10 шалтырату килде. Моннан тыш, медикаментлар китерүдә волонтерлык ярдәме күрсәтү үтенече белән 16 шалтырату булды. Азык-төлек сатып алуга ике талон бирелде.

- 3 яшькә кадәрге балаларга 5000 сум акча түләү буенча шалтыратулар килә башлады, - дип хәбәр итә штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. – Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү шартларында гаризалар кабул итү механизмы эшләнә. Якын көннәрдә акча күчерү регламенты буенча барлык мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International