«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында быел Әгерҗедә унҗиде күп фатирлы йортның ишегалды территорияләрен тәртипкә китерү планлаштырыла.
Әлеге программа узган ел «Бердәм Россия» партиясе һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды. Җәй һәм көз айларында күп фатирлы йортларның ишегалларында халык белән очрашулар үткәрелде, халык үз ишегалларын ничек күрергә теләүләре турында тәкъдимнәр җыелды.
– Хәзерге вакытта һәр ишегалдын төзекләндерү буенча проектлар эшләнә һәм, әлбәттә, халык фикере исәпкә алына, – ди шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.
- Проект кысаларында ишегалларны асфальтлау, парковкаларны төзү, ишегалды территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, кече архитектура формаларын, уен мәйданчыкларын урнаштыру, заманча яктыртуны оештыру күздә тотыла, - ди Әнвәр Мансурович.