Республикада кебек үк, Әгерҗе районында да янгынга каршы махсус режим игълан ителде.
- Бу чорда 21 авыл җирлегендә профилактик төркемнәр оештырылды. Аларга полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары керә, – ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Айрат Шәйдуллин.
Профилактик төркемнәргә соңгы атнада гына коры үлән януның алты очрагына чыгарга туры килде. Шулай итеп, янгын таралуга юл куелмады, – дип дәвам итә ул.
Исегезгә төшерәбез, бу чорда чүп-чарны яндыру катгый тыела. Шулай ук учак яки мангалада ашарга пешерергә ярамый. Димәк, шашлыктан тыелырга кирәк.
Махсус режимда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар күләме ике тапкыр артты. Аның күләме:
гражданнар өчен-2-4 мең.,
вазыйфаи затларга-15-30 мең.,
юридик затлар өчен-200-400 мең сум.