Кече Пурга районының оператив штабы хәбәр итә:
– Бүгенге көндә Кече Пурга һәм Баграш-Бигра торак пунктларында КПП җиһазландырылган, керү һәм чыгу урыннары чикләнгән, көнгә ике тапкыр гомуми кулланылыштагы урыннарны махсус машиналар кулланып, дезинфекциялиләр, шулай ук кул һәм бензин сиптергечләр кулланып хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләре көче белән дезинфекциялиләр.
КППда Эчке эшләр министрлыгы һәм федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре көче белән дежурлык оештырылды, авыл җирлекләре вәкилләре белән берлектә гражданнарның хәрәкәтен исәпкә алу журналлары расланды. Кече Пурга һәм Баграш-Биграда чиркәү чаралары гамәлдән чыгарылды, калган гыйбадәтханәләрдә эпидемиягә каршы һәм санитар чаралар күрелде.
Волонтерлар көче белән телдән әңгәмәләр үткәрү һәм бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тарату буенча өстәмә профилактик эш оештырылды (көнгә 200 әр данә).
Баграш-Бигра авылында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә катгый чаралар күрелде һәм күрсәтелгән барлык санэпид чаралар да даими үткәрелә. Кече Пурга РҮХдә эпидемиягә каршы чаралар дәвам итә, медицина персоналының барлык анализлары тискәре нәтиҗә бирде, бер өлеше үз-үзен изоляцияләүгә җибәрелде. Барысы да полиция бүлеге контроленә алынды. Баграш-Бигра авылы фельдшеры шулай ук үз-үзеңне изоляцияләүдә.