Якшәмбе көнне район штабының «кайнар линия» телефоннарына коронавирус буенча 4 шалтырату булды. Моннан тыш, азык-төлек продуктларын китерүдә волонтерлык ярдәме күрсәтү үтенече белән 11 шалтырату булды.
Исегезгә төшерәбез, районда "кайнар линия" телефоннары эшли. Әгәр сездә карантинлы чараларга, тыюларга һәм чикләүләргә кагылышлы сораулар туса, 8дән 18 сәгатькә кадәр-22042 һәм 22345 телефоннары аша администрациягә шалтыратыгыз. 18 сәгатьтән соң шалтыратуларны бердәм диспетчерлык хезмәте-24141 кабул итә.
Медицина характерындагы сораулар килеп туган очракта, 7.30 дан 17 сәгатькә кадәр 22672 номеры буенча поликлиникага шалтыратырга мөмкин. 17 сәгатьтән соң 103, 003 яки 25427 номерларына шалтыратыгыз.
Дарулар һәм азык-төлек товарларын китереп җиткерү максатларында ялгыз яшәүче инвалидлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр 22558 номерына шалтырата алалар.
- Тәүлек эчендә кизү частенә 12 хәбәр килде. Җинаятьләр кылынмады. ЮХИДИ линиясе буенча 9 беркетмә төзелде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен ике беркетмә төзелде, - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев. - Мәгълүматлар базасы буенча, чит илләрдән килгән затлар карантинда калмады. Тик кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте карарлары нигезендә, ике граждан үз – үзеңне изоляцияләүдә кала. Икесе дә полиция һәм медицина хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә тотыла.
Районның баш табибы Эдуард Овчинников хәбәр иткәнчә, районда коронавирус белән авыручылар юк.
Мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина сүзләренә караганда, бүген балалар бакчаларына 76 бала кабул ителгән.
Муниципаль хезмәткәрләр һәм полиция хезмәткәрләре катнашында шәһәр буенча көндезге һәм кичке рейдлар Росгвардия катнашында көчәйтелде. Шулай ук патруль төркемнәре урманнарны һәм сулыкларны да йөреп чыгалар.