Әлфия Когогина: оешма-предприятиеләрнең битлек һәм тест-системаларга тоткан чыгымнары үзкыйммәтенә керәчәк

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Дәүләт Думасы шәхси саклану чаралары һәм коронавируска тестлар сатып алуга бәйле рәвештә оешмалар өчен салым ташламаларын күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «закон проектын кабул итү һәм гамәлгә ашыру хезмәткәрләрне яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында кирәкле саклану һәм профилактикалау чаралары белән тәэмин итүче предприятиеләргә ярдәм итәчәк».

Закон проекты тарафыннан товарлар җитештерү һәм (яки) товарлар сатуга, эшләр башкаруга (хезмәтләр күрсәтүгә) бәйле оешмалар табышына салымны, шәхси саклану чараларын, яңа коронавирус йогышын диагностикалау өчен тест-системалар, яңа коронавирус йогышын диагностикалау (дәвалау) өчен медицина җиһазларын сатып алу чыгымнарын исәпләгәндә чыгымнарга кертергә тәкъдим ителә.

Салым кодексына кертелгән төзәтмәләр нигезендә, оешмаларның шәхси саклану чараларын, тест-системаларны һәм коронавирусны диагностикалау һәм дәвалау өчен медицина җиһазларын сатып алу чыгымнары табышка салым исәпләгәндә чыгымнарга кертеләчәк.

Мондый чыгымнар күпчелек предприятиеләр өчен профильле булмаса да, алар табышка салым буенча салым базасын билгеләгәндә исәпкә алынмаячак. Төзәтмәләр пандемия шартларында салым түләүчеләрнең чыгымнарын киметүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты кабул ителгән очракта, рәсми басылып чыккан көннән бер ай узгач үз көченә керә һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International