Әгерҗедә азык-төлек кибетләренең эше 20 сәгатькә кадәр чикләнде

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Дүшәмбе көнне район штабының «кайнар линия» телефоннарына коронавирус буенча 12 шалтырату булды. Моннан тыш, 20 кеше азык-төлек продуктларын китерүдә волонтерлык ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.

Район кулланучылар җәмгыяте аша авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өчен өч талон бирелде.

- Тәүлек эчендә кизү частенә 13 хәбәр килде. ЮХИДИ линиясе буенча 14 беркетмә төзелде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен беркетмәләр төзелмәде, - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.

Бүгенге көндә безнең районда Covid-19 авыру юк, дип хәбәр итәләр Әгерҗе РҮХдә.

Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген барлык шәһәр балалар бакчалары да Тирсә һәм Кырынды балалар бакчалары эшли.

– Бүген Кече Пургада коронавирска Удмуртиядә яшәүче һәм Әгерҗе районында эшләүче 204 кеше тест уза, - дип хәбәр итә штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. - Укучыларга коры паеклар бирү буенча күп шалтыратулар килә. Районда 4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләр өчен мәктәп туклану җыелмаларын формалаштыра башладылар. Безнең районда андый гаиләләр 67. Шулай ук, азык-төлек кибетләренең эш вакыты 20 сәгатькә кадәр чикләнде.

Римма Гыйльметдинова халыкка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән килгән туганнары белән элемтәләрне мөмкин кадәр чикләүне сорап мөрәҗәгать итә. Безнең районга килеп җиткәч, аларның исемлекләре район эчке эшләр идарәсенә тапшырылачак һәм алар мәҗбүри рәвештә изоляцияләнәчәк.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин барлык күп фатирлы йортларда да дезинфекция үткәрелүен хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International