Татарстанда «Үлемсез полк» халыкара иҗтимагый акциясе куркынычсызлык максатларында онлайн узарга мөмкин. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«“Үлемсез полк“ ны онлайн-режимда интернетта уздыру варианты булырга мөмкин. Бу акциянең параметрлары нинди булачак, мин киләсе атнада хәбәр итәчәкмен", - дип сөйләде Фазлыева.
Татарстан районнарында Җиңү көне уңаеннан массакүләм чараларны да гамәлдән чыгарырга планлаштыралар. Әмма һәр район җитәкчелеге 9 майга һәйкәлләрне һәм монументларны тәртипкә китерергә, соңыннан аларга чәчәкләр салырга тиеш.
"9-нчы майда әлеге чара парад яки кешеләр җыю рәвешендә үткәрелми. Без 9 май көнне үткәрә алган иң беренче чара – ТР районнарында урнашкан һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасын район башлыгы катнашында, бәлки, волонтерлар бик аз санда үткәрербез", - дип билгеләп үтте Фазлыева.
Бәйрәм хөрмәтенә Татарстанда концертның ике сәгатьлек телевизион версиясен әзерлиләр, ул иртән һәм кичен трансляцияләнәчәк һәм салют белән тәмамланачак.