Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева идарәче компанияләрне һәм ТСЖларны подъездларны санитар эшкәртү буенча эшне активлаштырырга чакырды. Халык бу эшнең нәтиҗәсен күрергә тиеш, дип белдерде ул коронавирус инфекциясенә каршы оператив штаб утырышында.
Подъездларны дезинфекцияләүгә кагылышлы иң күп сораулар Казан һәм Чаллы халкында туган.