Әгерҗе районы мәктәп укучыларына планшетлар тапшырылды

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикадагы күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән ике меңнән артык укучыга дистанцион укуда файдалану өчен планшетлар тапшырыла.

Безнең районда 4нче мәктәптә белем алучы – ике, Кичкетаң һәм Бима авылларыннан берәр укучы планшетлы булды. Әлеге компьютер техникасын укучылар дистанцион уку тәмамлангач, кире мәктәпләргә тапшырырга тиеш.

Дистанцион режим вакытында районыбыздагы кайбер мәктәпләр, өйдә компьютерлары булмаган укучыларны вакытлыча әлеге техника белән тәэмин итүгне оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International