Аңлылык күрсәтергә чакырабыз

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне район штабының «кайнар линия» телефоннарына коронавирус буенча 12 шалтырату булды. Моннан тыш, 4 кеше азык-төлек продуктларын китерүдә волонтерлык ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.

 

- Тәүлек эчендә кизү частенә 14 хәбәр килде. ЮХИДИ линиясе буенча 13 беркетмә төзелде, берсе – исерек шоферга карата. 4 беркетмә территориядә югары әзерлек алып бару кагыйдәләрен үтәмәгән өчен төзелде (РФ КоАП 20.6.1 ст.), - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.

 

Коронавируска беренчел тест уңай нәтиҗә биргән хатын-кыз һәм аның белән элемтәгә кергән затлар карантинда.

 

Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген барлык шәһәр балалар бакчалары, шулай ук Тирсә һәм Кырынды балалар бакчалары эшли.

 

Автомобильләрдә йөрүчеләрнең барысында да машинада дезинфекция чаралары һәм битлекләр булырга тиеш, - дип хәбәр итә штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. – Һәр җәмәгать урыннарында булган саен машиналарның ишек тоткыларын, рульне, тизлек рычагын һәм башка контакт өслекләрен эшкәртү зарур. Кулларны эшкәртергә онытмагыз!

 

Шулай ук Римма Гыйльметдинова халыкка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән килгән туганнары белән элемтәләрне мөмкин кадәр чикләүне сорап мөрәҗәгать итә.

 

– Башка төбәкләрдән килгән гражданнарга мөрәҗәгать итеп, аңлылык күрсәтергә, изоляциядә булырга, Роспотребнадзорга 24638, 24639 номерлар буенча килүләрен хәбәр итәргә чакырабыз, - дип йомгаклый штаб җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International