Бүгенге көндә районда эпидемиология вәзгыяте контрольдә тотыла.
- Чит шәһәрләрдән килгән гражданнар буенча көчәйтелгән контрольне дәвам итәбез. Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән кешеләрнең адреслары, һичшиксез, Роспотребнадзорга, РОВДга хәбәр ителә.
Аларның һәркайсы карантинга урнаштырыла, - дип хәбәр итә район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. - Вахтовикларга аерым игътибар бирелә. Исегезгә төшерәбез, карантин таләпләрен үтәмәгән өчен гражданнарга 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.