Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Акция кысаларында Яз көне Әгерҗе районында 20 меңнән артык яшь агач – нарат, миләш һәм чыршы утыртылачак.
Акциядә ветераннар, студентлар, мәктәп укучылары, Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, башкарма хакимият вәкилләре катнашачак.
Республика урманчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.
Үсентеләрне утырту Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында узачак. Республикада акция 25 апрельдә старт ала һәм сугыштан кайтмаган 381,9 мең ТАССРның батырлыгын мәңгеләштерәчәк.