14 майга кадәр Әгерҗе районында күчмә мобиль поликлиника эшли

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

“Сәламәтлек“ һәм “Демография“ илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында республика авылларында табиблар мобиль поликлиникаларда халыкны кабул итәләр. Чаллыдагы 5нче хастаханәнең тәҗрибәле ак халатлы шәфкать ияләре быел безнең районда биш зонада хезмәт күрсәтәләр. Табиблар, иң беренчеләрдән булып, Тирсә җирлегендә эшләделәр.

Әлеге җирлектә поликлиника 1 марттан хезмәт күрсәтә башлаган иде. Бүген аның соңгы көне. 

– Шушы вакыт аралыгында Тирсә, Яңа Бәзәкә, Сарсак-Омга, Тәбәрле, Көчек авыл җирлекләренә караучы 16 авыл халкына сәламәтлеген тикшертү өчен менә дигән мөмкинлек иде бу, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников.

Заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган поликлиникада график нигезендә терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, ревматолог кабул иткәннәр, УЗИ да узарга мөмкин булган. Көн саен 60ка якын кешегә медицина тикшерүе узу мөмкинлеге тудырылган. 

–    Без җәмәгатем Муллаян белән Көчек авылыннан килдек. Күчмә поликлиника эшли башлаган беренче көннән үк авылдашларыбыз бирегә йөри башладылар. Кайсыннан гына сорасак та бик мактап телгә алдылар. Шуңа без дә килергә уйладык, – диде Тәскирә апа. 

–    Мин инде бер атнага якын көн саен Тансар белән Тирсә юлын таптадым. Өлкән яшьтә булсак та, сәламәтлекне тикшертәсе килә бит. Җиде табибка кердем. Күчмә поликлиника эшләү безнең өчен бик җайлы булды. Бер көндә берничә белгечкә күренергә дә мөмкинлек бар. Табиблар бик әйбәт, яхшы карыйлар, киңәш-тәкъдимнәрен дә әйтәләр, – диде Гүзәлия ханым рәхмәтләрен җиткереп.

Әнә шулай, күчмә поликлиника табибларына мөрәҗәгать итүчеләрнең кайсыннан гына сорасак та, бары уңай фикер ишеттек. 

Әлеге поликлиника безнең районда 14 майга кадәр эшли. Табибларның эш көне иртәнге сәгать 8дә башлана. Эш сәгатьләре соңгы пациентны кабул иткәч төгәлләнә. 

Күчмә поликлиника Кадыбашта – 15-26 мартта;
Исәнбайда – 29 марттан 9 апрельгә кадәр;
Красный борда – 12-30 апрельдә;
Кичкетаңда 3-14 майда эшли.   

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slamtlek/14-mayga-kadr-gere-rayonynda-kchm-mobil-poliklinika-eshli

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International